Әлки районы территориясен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Чуаш Кичүе авылының Окольная урамында биналарны җимерү һәм сүтү калдыкларын рөхсәтсез җыю урыны ачыкланды.
Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 1200 кв.м артык тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Әлки районының Чуаш Кичүе авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү ясадылар.