Татарстан Республикасы Экология министрлыгына туфракка һәм Александровка елгасына агынты су агызу турында халыктан мөрәҗәгать килде. Ык буе идарәсе инспекторлары тиз арада Баулы районының Александровка авыл җирлегенә бардылар.
Территорияне тикшерү кысаларында хокук бозу очрагы расланды. Агынты суларның «Александровка биотехнологик комбинаты» предприятиесенә караган торбадан агызылуы ачыкланды.
Экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алдылар. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча суда да, туфракта да рөхсәт ителә торган концентрацияләрнең артуы ачыкланды.
Инспекторлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләмен 900 мең сум дәрәҗәсендә исәпләп чыгардылар.
«Александровка биотехнологик комбинаты» предприятиесе зыянны тулысынча түләде. Бүгенгә агынты суларны агызу туктатылган.