Хокук бозучы табигатькә китергән зыян өчен 215 мең сум түләячәк

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Суд хокук бозучыны табигатькә китерелгән зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте. Ул 215 мең сум тәшкил итте.

ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша халыктан Варклед елгасына рөхсәтсез рәвештә пычрак агынты агызу турында мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә Әгерҗе районының Көчек авыл җирлегенә бардылар.

Су объектын тикшерү барышында хокук бозу расланды. Ачыкланганча, пычранган ташландыклар «Нәүрүз» сөт-товар фермасы предприятиесе территориясеннән  чыгарыла.

Экологлар агынты су үрнәкләрен алдылар. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аммоний ионы, нитрит-ион, фосфат-ион, тимер һәм марганец буенча рөхсәт ителә торган концентрацияләрнең артуы ачыкланды.

Министрлык тарафыннан хокук бозучыга карата кисәтү, шулай ук ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы җибәрелде. Суд экологларның таләбен хуплады һәм юридик затны табигатькә китерелгән зыян өчен 215 мең сумлык зыянны түләргә мәҗбүр итте.

Бүгенгә агынтыларны агызу туктатылган.

Шулай ук предприятиенең янәшәдәге территориясендә коры-сары һәм ауган агачлар җыелмасы табылды. Калдыклар урман фонды һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урын алган. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат Россельхознадорның ТР буенча идарәсенә һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International