KAZAN DIGITAL WEEK-2025 масштаблы халыкара форумында катнашыгыз

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

17-19 сентябрьдә Казанда KAZAN DIGITAL WEEK-2025 халыкара форумы узачак. Форум дөнья лидерларын, тикшеренүчеләрне һәм новаторларны белем алмашу, алдынгы чишелешләрне алга җибәрү һәм ясалма интеллект өлкәсендә глобаль партнерлык булдыру өчен берләштерәчәк.

Форум кысаларында фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларга техник визитлар сериясе узачак. Визитлар лабораторияләр һәм үзәкләр буйлап экскурсияләр, цифрлы чишелешләр күрсәтү һәм тармак вәкилләре белән эшлекле очрашуларны үз эченә ала.

Быел форумда 10 тематик юнәлеш тәкъдим ителәчәк. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә дә, онлайн да катнашырга мөмкин.

Форумга инде сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://kazandigitalweek.com/ru/site

Исегезгә төшерәбез, форумда гадәттәгечә  Экология министрлыгы да катнаша. Узган ел цифрлаштыруның 10 төп юнәлеше буенча 100 программа чарасында 19 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 12,5 меңе – турыдан-туры һәм 5 меңнән артыгы – онлайн. Күргәзмәдә 215 оешма һәм компания катнашкан, 141 күргәзмә стенды тәкъдир ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International