Министрлыкның Республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә ел башыннан 4 меңнән артык мөрәҗәгать кергән

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Экологлар быелның 1 гыйнварыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 4060 мөрәҗәгатьнең 3581ен карап, хәл иткәннәр.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1842 мөрәҗәгать кергән, 1199 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 904 хәбәр һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 115 хәбәр теркәлгән.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 2066 хәбәр (шуларның 1199ы «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 660 тапкыр, суның сыйфатына 448 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 848 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук гомумтаралган файдалы казылмалар буенча 38 мөрәҗәгать булган.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International