ТР Экология министрлыгына Чистай районында яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Чистай Выселкасы авылындагы рөхсәтсез чүплеккә зарланды.
Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга барып, хокук бозуны расладылар. Экологлар көнкүреш калдыкларының законсыз чүплеген ачыкладылар. Хокук бозу мәйданы 40 кв.м тәшкил итә иде.
Чистай Выселкасы авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмавы турында кисәтү һәм аларны бозуны бетерү турында таләп бирелде. Бүгенгә законсыз чүплек бетерелгән.