Ел башыннан Министрлыкның республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә кергән 5439 мөрәҗәгать хәл ителгән

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

1 гыйнвардан республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә 5886 мөрәҗәгать кергән, аларның 5439ы инде экологлар тарафыннан хәл ителгән.

Иң күп сораулар Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша килә – 2658 мөрәҗәгать. Мәктәп укучылары экологик иминлек мәсьәләләрендә актив булып кала. «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасының «Мәктәп экопатруле» категориясендә 1856 хәбәр кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 1199 сорау һәм кире элемтә платформасында 173 сорау кергән.

Татарстанлылар зарланган иң актуаль проблема булып чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау проблемасы кала. 5886 мөрәҗәгатьнең 3031 калдыкларны рөхсәтсез ташлауга карата шикаятьләр. Шулай ук Экология министрлыгына атмосфера һавасының сыйфаты буенча – 904, суның сыйфаты буенча – 584 һәм гомумтаралган файдалы казылма мәсьәләләре буенча 43 мөрәҗәгать килгән. Моннан тыш, башка темалар буенча 1324 мөрәҗәгать килгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
«ПОС» кире элемтә платформасында;
Интернет кабул итү бүлмәсендә 
http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
«Халык контроле» системасында («Экология» категориясе);
«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International