Быел 410 мең активист республика ярларын чистартты: Татарстан янә «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды

2025 елның 5 декабре, җомга

Ирекле ярдәмчеләр көнендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Россия суы» ярларны чистарту буенча Бөтенроссия акциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Тантаналы чара 2025 елгы сезонга йомгак ясауга багышланган иде. РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Максим Корольков барлык катнашучыларны сәламләде һәм җыелганнарга әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы лидерлык, югары нәтиҗәлелек, акцияне үткәрүдә массакүләм катнашу, сулыкларның экологик торышын яхшыртуга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга зур өлеш кертү, шулай ук иң күп үткәрелгән чаралар өчен беренче урынны алды. Җиңүче дипломын ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка тапшырдылар.

Бу көн саен әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашып, битараф булмаган һәр кешенең казанышы.

2025 елда республикада барлыгы 12 044 км яр чистартылган. 6 794 чара үткәрелгән, аларда 410 423 татарстанлы катнашкан.

Татарстан Республикасы «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә 2019 елдан бирле катнаша, ә 2021 елдан Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында лидерлар өчлегенә керә. Җиде ел эчендә яр буе территорияләрен чистарту чараларында 1,9 миллион кеше катнашып, 59 мең км чамасы яр буе чистартылган.

Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Рус география җәмгыятенең яшьләр үзәге җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллинга һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Баймяшкинага акцияне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Белешмә: «Россия суы» су объектлары ярларын чистарту буенча Бөтенроссия акциясе 2014 елдан бирле үткәрелә. Акция барышында өмәләргә 11,5 млн кеше чыккан, ә сулык ярларыннан 12,3 миллион капчык чүп-чар җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International