Инспекторлар кисәтүе буенча Түбән Кама районында рөхсәтсез чүплек бетерелде

2025 елның 5 декабре, җомга

Түбән Кама районы территориясен тикшерү кысаларында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар. Олы Афанас авылы җир кишәрлегендә экологлар көнкүреш калдыкларын ташлау фактын теркәделәр. 

Хокук бозуның гомуми мәйданы 1125 кв.м тәшкил итә.

Афанас авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде. Бүгенгә законсыз чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International