Экология министрлыгы инспекторлары Баулы районында яр буйларын күмү очрагын теркәделәр

2025 елның 5 декабре, җомга

ТР Экология министрлыгына Баулы халкыннан мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Баулы елгасының яр буйларын төзелеш калдыклары белән күмүгә зарландылар. Ык буе идарәсе инспекторлары тиз арада урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозуны расладылар. РФ Су кодексының 65 ст. нигезендә җитештерү һәм куллану калдыкларын су саклау зоналары һәм яр буе саклык полосалары чикләрендә урнаштыру тыела.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 145 кв.м тәшкил итә.

Күмү ике җир кишәрлеген алган, аларның берсенең милекчесе – физик зат. Хокук бозучыга РФ КоАП «Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» 8.2 статьясы һәм «Хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып су объектының яр буе яклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан файдалану» 8.42 статьясының 1 өлеше буенча штраф язылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International