Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Красная Горка авылында инспекторлар асфальт-бетон, шулай ук кисәк формадагы бетон рәвешендә производство һәм куллану калдыкларының рөхсәтсез чүплеген теркәделәр.
Кагыйдә бозуның гомуми мәйданы 1103 кв.м, ә күләме 861 куб.м тәшкил итте.
Мамадыш районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куеймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде. Бүгенгә законсыз чүплек бетерелгән.