Җыелышта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Минерал-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Наил Назаров катнашты.
Ул РГҖ вәкилләрен оешманың 180 еллыгы белән котлады һәм һәр волонтерга әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер 2025 елда Россия география җәмгыятенең төбәк бүлеге эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады. Бу вакыт эчендә 12 фәнни-гамәли конференция оештырылган, анда 1000нән артык укучы катнашкан.
Дмитрий Шиллер ел йомгакларында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән берлектә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган проектларны билгеләп үтте. Бу Татарстан Республикасында юннатлар хәрәкәтен үстерү, Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу һәм «Ирекле агым» проекты.
Ул шулай ук 2026 елга планнары белән уртаклашты. Алдагы проектларның максаты – төп эшчәнлекне дәвам итү һәм табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру. Мәктәп укучылары һәм ТР Юннат хәрәкәте вәкилләре өчен фәнни-гамәли конференцияләр, «География дәресләре» проекты кысаларында конкурслар һәм мәгърифәтчелек чаралары, республика сулыкларын чистарту, күргәзмәләр, экскурсияләр оештыру һәм башкалар планлаштырылган.
Җыелыш ахырында РГҖ бүлекчәсе әгъзаларына һәм җәмгыять эшчәнлегендә аеруча актив катнашкан волонтерларга ТР Экология министрлыгыннан рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.