ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Чаллыда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында  «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм итүче марафон активистларны янә берләштерде. Бүген яр буе зонасын чистартуга багышланган «Чиста яр» акциясе узды.

Теләче районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Олы Мәтәскә авылында экологлар ике законсыз карьер таптылар. Аларның берсенең мәйданы – 1075 кв.м, икенчесенең мәйданы 305 кв.м тәшкил итә. Тикшерү вакытында җир кишәрлекләрендә махсус техника эшли иде.

Тукай районының Бәтке авылында яшь чөгә балаларын йөздереп җибәрү буенча экологик акция узды. Чараның инициаторы «СИБУР» компаниясе булды, ә маймычларны чыгаруны контрольдә тотуны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе һәм Кама аръягы идарәләре, Росрыболовство һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре башкарды.

Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Татарстанның 23 районында тикшерүне ТР Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм ИФО буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә үткәрә.

Экология министрлыгы Әлмәттә калдыкларны законсыз урнаштыру турындагы суд эшен отты.


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кече Буа авылындагы «Курочка Ряба» балалар бакчасы балалары өчен мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр. Балаларга экология, чүп-чарны аерым җыюның әһәмияте һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләделәр.

Чаллыны мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.  Мелиоратор урамында рөхсәтсез калдыклар җыю урыны ачыкланды.

Томск өлкәсе Төньяк-Көнчыгыш Азия илләренең төбәк администрацияләре ассоциациясенең экология буенча кече комиссиясе белән хезмәттәшлектә «Экоселфи – селфи файда белән 2025» халыкара экологик конкурсында катнашырга чакыра. Конкурска сез өмәләрдә, чүп-чарны аерым җыю акцияләрендә катнашуыгызны, әйберләрне кабат куллану практикасын, хәрәкәт итүнең экологик ысулларын һәм көндәлек тормышыгызда кулланган башка файдалы эко-гадәтләрегезне күрсәтүче фотосурәтләрне тәкъдим итә аласыз.

Минзәлә районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды. Хуҗәмәт авылында биналарны, катыргы һәм полиэтилен төргәкләрен җимерү һәм сүтүдән калган агач, шулай ук полимер торбалар калдыклары табылды.

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 4639 мөрәҗәгать кергән, шуларның 3727се хәл ителгән инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International