Үзәк идарә инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, Зеленодольск районы территориясен тикшерделәр.
Әйшә авылында тикшерү барышында төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын рөхсәтсез ташлау факты теркәлде. Хокук бозу мәйданы 747 кв.м тәшкил итә иде.
Кадастр картасы мәгълүматларына караганда, территорияләрендә чүплек теркәлгән җир кишәрлекләре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керә, ә милекчеләре – физик затлар. Материаллар, прокурор чараларын күрү өчен, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылды.