Иртәгә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Конкурска барлыгы 233 заявка керде:
«Экологик белем бирү» конкурс төркемендә – 67 заявка;
«ММЧ» төркемендә – 51;
«Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» – 47;
«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» – 31;
«Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар» – 21 заявка;
«Җирле үзидарә органнары» – 9;
Һәм «ТРның иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясендә – 7 гариза.
Җиңүчеләрнең исемнәрен беренчеләрдән булып белергә мөмкин булачак – тантананың турыдан-туры трансляциясе Министрлыкның «ВКонтакте»социаль челтәрендәге рәсми битендә узачак. Сылтама буенча 14:00 тоташырга мөмкин булачак: https://vk.com/minecort?from=groups
Исегезгә төшерәбез, конкурс инде 20 елдан артык үткәрелә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң мөһим проектларны табарга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш.