Хөрмәтле табигатьтән файдаланучылар! Сез Дәүләт хезмәтләре аша профилактик визитларның нәтиҗәлелеген бәяли аласыз

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Профилактик визитлар уздырылган оешмалар контроль органнарының нәтиҗәлерәк һәм үтәкүренмәлерәк эшләве өчен очрашуларның сыйфатын бәяләүдә катнаша алалар. Бәяләү Дәүләт хезмәтләре порталы аша үткәрелә. 

Моның өчен юридик затның шәхси кабинетында һәм «Оешма профиле» бүлегендә «Контроль һәм күзәтчелек»не сайларга кирәк. Профвизит карточкасын сайлап, берничә сорауга җавап биреп, бәяләргә. 

Моннан тыш, 2026 елдан инвестицион климатның илкүләм рейтингына «Дәүләт хезмәтләре порталы аша профвизитка язылу буенча карар кабул итүнең уртача вакыты» һәм «Консультацияләүгә гаризаларны үз вакытында карау» кебек яңа күрсәткечләр кертеләчәк.

Профилактик визитларны бәяләү буенча тәфсилле аңлатмалыкны сылтама буенча карарга була: https://monitoring.ar.gov.ru/prevention

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы инспекторлары кече бизнес, коммерциячел булмаган һәм муниципаль оешмалар өчен даими рәвештә профилактик визитлар үткәрә. 

Шушы көннәрдә Ык буе идарәсе белгечләре Ютазы районының Дымтамак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен һөнәри визит үткәрделәр.  Чара «МП Инспектор» мобиль кушымтасында видеоконференцэлемтә аша узды. 

Башкарма комитет хезмәткәрләренә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда табигатьне саклау таләпләре турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International