Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм 480 000 сум күләмендә зыянны капларга йөкләде

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгына Алабуга районында табигатьне саклау законнарын бозу турында халыктан мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары бу урынга барып, җитештерү һәм куллану калдыкларын Буга елгасының су саклау зонасы территориясенә ташлау фактын расладылар.

Хокук бозуның гомуми мәйданы 550 кв.м, ә күләме 142 куб.м тәшкил итте.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә, җир кишәрлегенең хокук иясе – физик зат. Аңа табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп бирелде.

Моннан тыш, экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгардылар. Ул 483 692 сум тәшкил итте.  Җир кишәрлегенең хокук иясенә зыянны кайтаруны сорап,  судка кадәр дәгъва юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International