Бүгенгә ведомство белгечләре тарафыннан 5710 мәсьәлә хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2730 мөрәҗәгать килгән. «Халык контроле» системасында 1220 мәсьәлә теркәлгән. «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасының «Мәктәп экопатруле» категориясендә 1885 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм 174 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр темасына килә – 3091 мөрәҗәгать. Шулай ук атмосфера һавасы буенча 914 хәбәр, су сыйфаты буенча 591 һәм гомумтаралган файдалы казылмалар белән 44 хәбәр килгән. Моннан тыш, башка темалар буенча 1369 мөрәҗәгать килгән.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
– «Халык контроле» системасында («Экология» категориясе);
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.