Инспекторлар кисәтүе буенча Чаллыда чүплек бетерелде

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгына Чаллыда яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать килде. Чаллы халкы Автозавод районындагы рөхсәтсез чүплеккә зарландылар.

Кама буе идарәсе инспекторлары тиз арада урынга барып, табигатьне саклау законнарын бозу фактын расладылар. Җир кишәрлегендә җитештерү һәм куллану калдыкларын, атап әйткәндә, көнкүреш калдыкларын, төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру ачыкланды. Хокук бозу мәйданы – 444 кв.м, ә күләме 178 куб.м тәшкил итә.

Чаллы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп бирелде. Бүгенгә санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International