Элегрәк ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чаллыда рөхсәтсез калдыклар туплау турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә «Заря-4» ширкәтенә бардылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозулар расланды.
Беренче чүплекнең гомуми мәйданы 66 кв.м тәшкил итте, ә икенче хокук бозу мәйданы – 93 кв.м.
Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.
Бүгенгә чүплекләр бетерелгән.