Карны вакытлыча җыю мәйданчыгында санкцияләнмәгән калдыклар чүплеге барлыкка килүе турында апрель аенда санитар-экологик икеайлык кысаларында «Халык контроле» системасы аша хәбәр иттеләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмалары бозылу фактын ачыклаган.
Балык Бистәсе районының Анатыш авылында Бәтке елгасында Россиянең су кодексын бозу очрагы теркәлгән. Йортларда яшәүчеләр су киселешеннән бер метр ераклыкта койма төзегәннәр.
Дәүләт инспекторлары ярышлар уза торган объектларга якын территорияләрдә патрульлек итә, шулай ук спорт һәм туристлык делегацияләре маршрутлары буенча рейдлар бара.
Республика балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр экология турында күбрәк белә. Икенче эколят-мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйрәме Комлы Кавал «Алтын ачкыч» балалар бакчасы базасында узды. Фестивальгә районның 6 мәктәпкәчә учреждениесе, шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре кушылды.
Чирмешән районы мониторингы барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Түбән Кама авыл җирлегендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштыруны ачыкладылар.
Бүген «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, активистлар Казансу ярында чисталык урнаштырдылар.
Бүген «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия өмәсе һәм «Экояз» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында Татарстан Экология министрлыгы һәм «КОМПАС» экологик инициативаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды арасында Хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш турында килешү имзаланды.
Бүген балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре экологиягә керткән өлешләре өчен бүләкләр алдылар. Бүләкләү тантанасы яңа форматта узды.
Очрашу кысаларында «КОМПАС» фонды экспертлары, җәмәгатьчелек, эксперт экологик берләшмә, региональ хакимият органнары һәм экологик мәсьәләләрне карау бизнесы вәкилләре Татарстан Экология министрлыгының тупланган зыян объектларын рекультивацияләү тәҗрибәсе белән таныштылар.