«КОМПАС» фонды экспертларын «Экология» илкүләм проекты кысаларында Самосырово полигонын рекультивацияләү буенча Татарстан тәҗрибәсе кызыксындырды

2024 елның 14 июне, җомга

Очрашу кысаларында «КОМПАС» фонды экспертлары, җәмәгатьчелек, эксперт экологик берләшмә, региональ хакимият органнары һәм экологик мәсьәләләрне карау бизнесы вәкилләре Татарстан Экология министрлыгының тупланган зыян объектларын рекультивацияләү тәҗрибәсе белән таныштылар. Аерым алганда, хезмәттәшләрне Самосырово полигонында һәм Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларында башкарылган эшләр кызыксындырды.

«Экология» илкүләм  проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараларның барышы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Александр Коган, Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты директоры Роман Мальцев һәм «Компас» экологик инициативаларга ярдәм һәм аларны үстерү фонды директоры  Татьяна Ковалева таныштылар.

Татарстанның рекультивация проекты -  пилот проект, полигонны бетерү актив дегазация системасын кертү белән бара. Мәсәлән, полигон территориясендә электр энергиясе бүлеп бирүче электр станциясе урнаштырылган.

Ләм кырларында эшләр илкүләм проект кысаларында да алып барыла. Бүгенге көндә объектта  ләм утырмаларын  күчерү, геотубларны тутыру, георәшәткә төзү, вак таш катламы һәм ком салу буенча эшләр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International