Экологлар Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖне чистартылмаган агынты сулар ташлауда гаепләде

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ биологик чистарту корылмалары бозылу фактын ачыклаган. Агынты суларны җитәрлек чистартмау туфракны пычратуга китергән, алынган пробаларда белгечләр артыклыклар тапканнар.

Мәгълүмат Арча районы Прокуратурасына һәм ТР Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенә тапшырылды. Хәзерге вакытта табигатькә китерелгән зыян исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Арча шәһәренең «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ табигатьне саклау законнарын күп тапкырлар бозган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International