Бүләкләр дә алдылар, чисталык та урнаштырдылар. Татарстан активистлары өмәдә йөздән артык капчык чүп җыйдылар

2024 елның 15 июне, шимбә

Бүген «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, активистлар Казансу ярында чисталык урнаштырдылар.

«Компас» фондының «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында катнашучылар Түбән Заречье пляжында 102  капчык чүп-чар җыйдылар. Җыештырудан тыш, һәркем концерт программасыннан, мастер-класслардан һәм тәмле кыр кухнясыннан ләззәт алырга өлгерде.

Өмә кысаларында шулай ук «Татнефть» ААҖ Экология министрлыгы белән берлектә үткәргән «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм итү марафонының Казан этабы да узды. Казан эстафетаны алга таба  Чаллыга тапшыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International