Балык Бистәсе районында яшәүче ике кеше экологлар күрсәтмәсе буенча койманы сүтергә тиеш

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Балык Бистәсе районының Анатыш авылында Бәтке елгасында Россиянең су кодексын бозу очрагы теркәлгән. Йортларда яшәүчеләр су киселешеннән бер метр ераклыкта койма төзегәннәр.

Экологлар аңлатуынча, закон нигезендә 20 метр киңлектәге яр буе гомуми файдалануда. Су объектларына ирекле керүне чикләү законсыз һәм җаваплылыкка тартуга китерә.

Физик затларга карата табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелгән. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсе буенча, коймалар сүтелергә тиеш. Хокук бозуларны бетерүгә 60 көн вакыт каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International