Бүген балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре экологиягә керткән өлешләре өчен бүләкләр алдылар. Бүләкләү тантанасы яңа форматта узды. Җиңүчеләрне Түбән Заречье пляжында бүләкләделәр, анда «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия өмәсе узды. Быел «Экояз» конкурсы инде тугызынчы ел рәттән санитар-экологик икеайлык белән параллель рәвештә үткәрелә.
Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде һәм экология мәсьәләләренә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде:
«Безнең республикада яшәүче актив кешеләрнең экологиягә, әйләнә-тирә мохитне саклауга ничек каравын үз үрнәкләре белән күрсәтүләре бик күңелле. Быел «Экояз» конкурсында катнашучылар сигез төрле квест узды, 18 мең чара үткәрелде. 400 мең татарстанлы республикабызны төзекләндерү эшләренә чыкты. Кадерле дуслар, Сезнең мөнәсәбәтегез, активлыгыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм!»
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Александр Коган һәм «Компас» экологик инициативаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды директоры Татьяна Ковалева катнашты.
Быел конкурска 1202 гариза килгән, бу соңгы еллардагы рекорд булып тора. Яиң активлар балалар бакчалары һәм мәктәпләр, һәр номинациядә 400гә якын гариза бар.
Исегезгә төшерәбез, 1 июньдә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Иң яхшы экогаиләләрне бүләкләде. Быел бу номинациядә Ханнановлар гаиләсе җиңде. Бүләк итеп экогаилә Россия буйлап сәяхәт алды. Быел бүләкләрне катнашучылар өчен мөмкин кадәр файдалы итәргә тырыштылар. Җиңүчеләргә кесә телефоннары, фотоаппаратлар, колакчыннар, колонкалар һәм башка гаджетлар бирелде.
«Без беренче атнадан ук «Экояз»да катнаштык. Акцияләр, мастер-класслар үткәрдек, өмәләргә чыктык. Безнең «Экодан» отрядында Татарстанның иминлеге турында борчылучы 15 егет, чын активист бар. «Экояз»да катнашу безгә тагын да ныграк берләшергә, экологик конкурсларда катнашуны дәвам итәргә булышты», - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар «Экоберләшмә» номинациясендә җиңүчеләр.
18 яшькә кадәрге категориядә «Экоярдәмче» номинациясендә «Экояз 2024» республика конкурсында җиңүчеләр:
3 урын – Алсинә Һадиуллина, Мамыдыш районы;
2 урын – Марина Быковская, Казан шәһәре;
1 урын – Тимур Зиһаншин, Казан шәһәре.
«Экоярдәмче» категориясендә 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк:
3 урын – Александр Гаврилов, Алексеевск районы;
2 урын – Нурия Сәйфетдинова, Балык Бистәсе районы;
1 урын – Никита Шеховцов, Әлмәт районы.
«Экокоманда» номинациясендә «Кече төркем (балалар бакчалары)» категориясендә җиңүчеләр:
3 урын – Минзәлә районының 11 номерлы «Шатлык» балалар бакчасы;
2 урын – Әгерҗе шәһәренең 8 нче балалар бакчасы;
1 урын – Балтач районының «Тургай» Норма балалар бакчасы;
«Экокоманда» номинациясендә, өлкән категория (мәктәпләр):
3 урын – Сарман районының Җәлил гимназиясе;
2 урын – Балтач районының Норма мәктәбе;
1 урын – Минзәләнең 3 номерлы урта мәктәбе.
«Экоберләшмә» номинациясендә:
3 урын Чаллы шәһәренең «Чишмәкәй» 50 нче балалар бакчасы — баланың аң-белемен үстерү үзәге»нең 11 нче урта төркемендә;
2 урын - Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбенең «Эко-time» экологик отряды;
1 урын – Мөслим гимназиясенең «Экокалейдоскоп» берләшмәсенең «Экодан» экологик отряды.
Конкурсны популярлаштыруга һәм проектны масштаблаштыруга керткән аерым өлеше өчен махсус номинациядә бүләкләнделәр:
- Мамадыш районының Тәкәнеш мәктәбенең «ЭкоИгелек» төркеме;
- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чаллының 69 номерлы мәктәбе;
- Укучылар берләшмәсе - Нурлат районыннан Герман Богданов һәм Тимофей Фомин.
Шулай ук конкурс кысаларында санитар-экологик икеайлыкны яктыртуда актив катнашкан журналистлар бүләкләнде.
Интернет-басмалар категориясендә җиңүчеләр:
3 урын – Гөлгенә Гыйльманова, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм Люция Шәрәфиева, «Болгар» радиосы;
2 урын - Наталья Рыбакова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы;
1 урын – Людмила Губаева, «Реальное время» интернет- газетасы.
«Телевизион ММЧ» категориясендә:
3 урын - Рамил Шәйдуллин, «Новый век» ТРК һәм Алена Фазылова «Күңел» радиостанциясе;
2 урын – Анастасия Клишева, «Эфир» телекомпаниясе;
1 урын – Резеда Гиняева, «Татмедиа» АҖ филиалы, «Нурлат- информ».
Барлык призерларны котлыйбыз һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда алга таба да уңышлар телибез!