БРИКС уеннары кысаларында табигать саклау ведомстволары тарафыннан көчәйтелгән санитар-экологик контроль алып барыла

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Дәүләт инспекторлары ярышлар уза торган объектларга якын территорияләрдә патрульлек итә, шулай ук спорт һәм туристлык делегацияләре маршрутлары буенча  рейдлар бара.

Спорт уеннары башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә гражданнарның берничә мөрәҗәгате килде, алар барысы да табигатьне саклау законнарын үтәү фактын тикшерү өчен эшкә алынды. Даими режимда күчмә экологик лабораторияләр кизү тора.

Узган ялларда дәүләт инспекторлары Министрлыкның Экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белгечләре белән берлектә Татнефть Арена, Суның спорт төрләре сарае, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге янында атмосфера һавасы пробаларын тикшерделәр. Пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе чикләреннән артып китүе ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International