Бүген Татарстан Экология министрлыгы һәм «КОМПАС» экологик инициативаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2024 елның 15 июне, шимбә

Бүген «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия өмәсе һәм «Экояз» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында Татарстан Экология министрлыгы һәм «КОМПАС» экологик инициативаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды арасында Хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш турында килешү имзаланды.

Документка ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм «КОМПАС» фонды директоры Татьяна Ковалева кул куйдылар. Килешү әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурсларны рациональ куллану өлкәсендә хезмәттәшлек һәм үзара бәйләнеш мәсьәләләре буенча нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү максатыннан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International