Экология министрлыгы инспекторлары Чирмешән районында чүплек тапкан

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Чирмешән районы мониторингы барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Түбән Кама авыл җирлегендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштыруны ачыкладылар.

Пычрану мәйданы 800 кв. м, күләме 160 куб.м тәшкил итә.

Чирмешән районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International