Буада экологлар күрсәтмәсе буенча 150 кв.м. мәйданлы чүплек бетерелгән

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Карны вакытлыча җыю мәйданчыгында санкцияләнмәгән калдыклар чүплеге барлыкка килүе турында апрель аенда санитар-экологик икеайлык кысаларында «Халык контроле» системасы аша хәбәр иттеләр. Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, законсыз чүплек мәйданы 150 кв.м, көнкүреш калдыклары күләме 30 куб.м тәшкил иткән.

Экологлар әлеге территорияне тоту өчен җаваплы орган булган Буа районы Башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү биргәннәр. Билгеләнгән вакытта  кишәрлек тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International