Министрлыкның дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларны ачыклаган һәм әйләнә-тирә мохит компонентларына зыян китергән очракта, бозучылар адресына 30 көн эчендә үз теләге белән зыянны каплау турында таләпләр җибәрелә.
Республиканың Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары территорияләрен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар.
Без барыгызны да 27 апрельдә республика Үзәк өмәсенә чакырабыз. Нокса урманында «Франт» сәүдә үзәге артында көтеп калабыз. Теркәлү 11:00 сәгатьтә башлана.
Безнең марафон кысаларында Татарстанның Минзәлә, Актаныш һәм Буа районнарыннан укучылар үз оешмаларында катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясадылар. Мондый шәм яктылык һәм җылылык биреп, 8 сәгать чамасы янып тора.
15-19 апрельдә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 411 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр булды. Бу тема буенча бер атна эчендә 338 хәбәр килгән.
Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар икеайлыкның беренче ике атнасында табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 888 хокук бозу ачыкланган, шуларның 485е рөхсәтсез калдыклар урнаштыру өлешендә.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә бүген рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарына рейдка киттеләр.
Без сезнең белән макулатура җыйдык, сыерчык оялары элдек, өмәләр үткәрдек.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен дәүләт граждан хезмәткәрләре билгеләнде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТРда Рус география җәмгыяте төбәк бүлеге ярдәме белән шәһәрдә ориентирлашу һәм туган якны өйрәнү буенча 27 нче уен Tat-Rus узды.