Сарман укучылары күчмә эколабораториянең эш принцибын өйрәнделәр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Сарман районы Ләшәү Тамак мәктәбенең «Эко-Мәрхәмәт» лагеренда тәрбияләнүчеләр тәгәрмәчле лаборатория белән таныштылар. Алар өчен экологик дәресне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре үткәрде.

Беренче чиратта, чисталык өчен һаваны ничек тикшерергә өйрәнделәр. Пробаларны сайлап алдылар һәм составны могҗиза-машина – күчмә экологик лаборатория ярдәмендә анализладылар. Балаларны техник җиһазлар белән таныштырдылар, аерым алганда, метеокомплекс белән җил тизлеген һәм юнәлешен, дымлылыкны, температураны һәм атмосфера басымын билгеләделәр. «Пробалар районның теләсә кайсы ноктасында алына ала. Күчмә постның газ анализаторлары аммиак, күкертле водород, бензол, фенол һ.б. рөхсәт ителгән чик концентрациясе дәрәҗәсен билгеләүгә көйләнгән», – дип аңлатты экологлар.

Балалар белән аралашу экодәрес форматында дәвам итте. «Экологик белем һәм яшь буын арасында әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген аңлау планетабызның киләчәге өчен зур әһәмияткә ия, – дип саный экологлар. – Мондый экскурсияләр кысаларында балалар детальләрне күрергә, анализларга һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International