Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Экология министрлыгында иң яхшы гаиләләрне бүләкләделәр

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Гаилә – ул кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау урыны. Бүген бөтен ил буенча һәрберебезгә кагылышлы бәйрәм билгеләп үтелә. Гаилә елында һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә без берничә номинация билгеләдек һәм гаиләләребезне бер-берсенә тугры һәм бирелгән булулары өчен бүләкләдек.

 «Иң көчле гаилә» номинациясендә үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә берлеген ныгыткан, балаларны тәрбияләгән өчен, уртак хезмәт белән тәэмин ителгән иминлек өчен Министрлыкның профсоюз дипломы белән Идел аръягы идарәсе белгече Әмир Җәббаровның гаиләсе бүләкләнде.

 «Күпбалалы гаилә» номинациясендә демографик мәсьәләләрне хәл итүгә, күп гасырлык халык традицияләрен, мәдәни, гаилә кыйммәтләрен тапшыруга, үсеп килүче буынны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт рухында тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен Кама яны идарәсе белгече Виталий Сабировның гаиләсе һәм «ТР Геоүзәге ФҖБ» ДБУ директоры Марс Вәлиевның гаиләсе бүләкләнде. Виталий Сабиров гаиләсендә 4 бала тәрбияләнә, Марс Вәлиевнең 3 баласы бар.

 «Спорт гаиләсе» номинациясендә Министрлыкның спорт тормышына, республика дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында катнашуга, ГТО тапшыруны оештыруга, гаиләне спортка җәлеп итүгә, команда кыйммәтләрен алга сөрүгә керткән өлеше өчен әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубинның гаиләсе бүләкләнде.

 «Иң яшь гаилә» буларак, гаилә кыйммәтләре мәсьәләләренә җитди каравы, мәдәни, гаилә традицияләрен дәвам иттерүе, әйләнә-тирә мохитне саклау файдасына уртак эш алып баруы өчен дәүләт заказларын сатып алу һәм көйләү бүлегенең өлкән белгече һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Чулпан һәм Искәндәр Гаязовлар гаиләсе бүләкләнде.

Котлыйбыз һәм һәркемгә бәхет, мәхәббәт, озак еллар гаилә тормышы, өйдә һәм эштә гармония, җылылык һәм иминлек, рәхмәтле һәм яратучан балалар телибез.  Безнең якыннарыбыз – җирдә булган иң кыйммәтле нәрсә. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International