Экология министрлыгы инспекторлары халыкның Туйма елгасына бәйле шикаятьләреннән соң артыклыкларны ачыклады

2024 елның 5 июле, җомга

Экология министрлыгы адресына Туйма елгасының пычрануы турында мөрәҗәгать килде. Кама яны идарәсе инспекторлары мөрәҗәгать итү урыны буенча чыктылар, территорияне тикшерделәр һәм су пробаларын алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча: аммоний ионнары буенча – 1,42 тапкыр, фосфат-ионнар буенча – 6,9 тапкыр, сульфат-ионнар буенча – 7,5 тапкыр, тимер буенча – 3,5 тапкыр һәм марганец буенча 19,4 тапкыр артыклык ачыкланды.

Хәзерге вакытта барлык материаллар Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә карауга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International