Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек таптылар

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Алексеевск районы территориясен мониторинглау барышында рөхсәтсез чүплек ачыкланды. Лебяжный авыл җирлегенең Сакон авылы территориясендә калдыкларны законсыз урнаштыру нәтиҗәсендә 20 кв.м мәйданлы участок туздырылган.
 
Хәзерге вакытта авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның рөхсәт ителмәве һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International