Экологлар кисәтүе буенча тагын ике чүплек юкка чыгарылды

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Азнакай районын күчмә тикшерү барышындаЫк яны идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын җыю урыннарын ачыкладылар.      

Азнакайда инспекторлар Лобачевский урамында чүплек таптылар.

«Наш дом Восход» идарәче компаниясе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

Актүбә бистәсендә «Хыял» коммерцияле булмаган бакча ширкәте территориясендә төзелеш калдыклары туплану факты ачыкланды. Чүплекнең мәйданы – 62 кв.м, күләме 20 куб.м тәшкил итә.

Авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.

Бүгенге көндә ике чүплек тә юкка чыгарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International