«ДжуниорЛайф» кино сәнгате мәктәбе Мәдәни инициативалар Президент фонды һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән экология темасына багышланган кыска метражлы фильмнар сериясен булдырды. «ЭКО-Шкодники» дип аталган балалар киножурналы проекты балалар өчен балалар тарафыннан эшләнә, бу исә катлаулы, әмма бик мөһим теманы гади, аңлаешлы тел белән күп санлы балаларга җиткерергә ярдәм итә.
Бүгенге көндә инде 3 видео басылган: бу «Капсула времени», ул төрле калдыкларның таркалу вакыты турында сөйли, «Час без света» электр энергиясен экономияләү турында һәм «И так сойдет» – калдыкларны сортлау турында. Ел ахырына кадәр тагын 6 серия төшереләчәк.
Кинотасмалар өчен барлык сценарийлар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре белән берлектә эшләнә. Чыгарылган фильмнарны рәсми сайтта карарга мөмкин https://eco.tatarstan.ru/multimedia.htm