ТР экология министры урынбасары В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятен һәм Казан аграр университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды

2024 елның 5 июле, җомга

Шушы көннәрдә  Татарстанның күп кенә югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортларында диплом тапшыру тантаналары уза. Бу атнада Казанның В.П.Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте  һәм Казан аграр университеты студентларын олы тормыш юлына озаттылар. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева да студентларны укуларын тәмамлау белән котлады һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
«Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, сез белем, тәҗрибә һәм дуслар таптыгыз.  Боларның барысы да киләчәктә сезгә кирәк булачак. Сезне тормышыгызның иң мөһим этапларының берсен уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм!» – дип нәсихәт бирде министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы Казанның В.П.Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте һәм Казан аграр университеты  белән актив хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International