ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Климат, су технологияләре һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге инновацияләр – А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең төп темалары әнә шундый. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2024 кысаларында 2024 елның 27 августында Казан ЭКСПО күргәзмә мәйданчыгында узачак.


26
июль, 2024 ел
җомга

2024 елда 1 гыйнвардан 26 июльгә кадәр Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2,513 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 771 меңнән артык үлчәү башкарган.

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә  Питрәч районы Надеждино авылы янында законсыз известьташ чыгару ихтималы турында хәбәр иттеләр. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге экологик-аналитик контроль өлкәсендәге эшләрнең компетентлыгын раслау һәм сыйфатын бәяләү максатында ел саен лабораторияара чагыштырма сынауларда катнашу юлы белән квалификация тикшерүе уза. 


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасы лидерларын бүләкләү тантанасы булды. Электрон калдыкларны җыюга һәм утильләштерүгә, шулай ук экологик белем һәм агартуга зур өлеш керткән хакимият органнары, бюджет учреждениеләре һәм мәктәп укучылары Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Эшкәртелгән шиннар, агач калдыклар, кирпеч ватыклары һәм башка төзелеш чүп-чарлары. Лаеш районының Шуран авылында вертолетта очып узганнан соң зур чүплек ачыкланды. 


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең Киров районы территориясендә 62 кв.м мәйданлы чүплек ачыкланды. Лагерная станциясеннән Бишбалта бистәсе станциясенә кадәр тимер юлны карап йөргәндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрнең бозылуы билгеле булды.

Кәминкә елгасының кинәт агарып китүе турында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә битараф булмаган гражданнар хәбәр итте. Экологик күзәтчелекне тәэмин итүче үзәк бүлеге инспекторлары һәм белгечләре тикшерү максатыннан урынга  чыктылар.

Бүген «Татарстан - 24» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында Экология министрлыгының «Чиста һава» проекты турында сөйлибез.

Тукай районының Бәтке авылында яшь чөгә балаларын хәйрия юлы белән суга чыгару буенча экологик акция узды. Түбән Новгород өлкәсендәге балык питомнигыннан маймычларны махсус транспорт ярдәмендә китерделәр, аның җиһазлары контейнерларда балыкларны тереклек белән тәэмин итү өчен кирәкле шартларны сакларга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International