Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенә һәм Алексеевск районы прокуратурасына җирле сөт заводы тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозу турында билгеле булды.
«Без – галактика балалары, ләкин иң мөһиме – без синең балаларың, кадерле Җир!». «Притяжение Земли» совет җырыннан юллар бүген үзенчәлекле, экологик яңгырашка ия һәм Мамадышта ачылган «Галактика балалары» исемле җәйге лагерь концепциясен бик яхшы характерлый.
Азнакай шәһәрен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Шәйхетдинов урамында төзелеш калдыклары җыелмасын ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 500 кв.м. Күләме – 380 куб.м.
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проектына әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт өчен бүләкләү чаралары кертеләчәк. Бу хакта стратегик сессиядә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
Татарстанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән июньнән сентябрьгә кадәр «Чиста һава» операциясе үткәрелә.
Идел аръягы төбәгенең муниципаль районнары территорияләрендә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Су ресурслары федераль агентлыгы «Төрле төстәге тамчылар» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә. Катнашуга 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар чакырыла.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ведомство карамагындагы территорияләрдә июнь башыннан 110 автомашина тикшерелгән. Апас районында «Чиста һава» операциясе кысаларында чираттагы рейд уздырылды.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5424 мөрәҗәгать кергән.
Исегезгә төшерәбез, июньдә Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Бәтке елгасында РФ Су кодексын бозуны теркәгән иде.