Татарстанда Цифрлы диктант Бөтенроссия акциясе дәвам итә. Тестлаштыру үзеңнең белем дәрәҗәсен белергә һәм хаталар өстендә эшләргә генә түгел, ә цифрлаштыруда җитешмәгән күнекмәләрне үстерү стратегиясен формалаштырырга да мөмкинлек бирә.
Диктант төрле яшь категорияләрен исәпкә алып эшләнгән: балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен.
Тест структурасы кулланучылар өчен барлык мөһим өлкәләрне колачлый һәм 5 блоктан тора. Аларның һәрберсендә цифрлы дөнья мәсьәләләре тупланган: база программаларыннан һәм кушымталардан алып ясалма интеллектка кадәр.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре диктантны үтте инде, хәзер сезнең чират! 28 октябрьгә кадәр цифрлы грамоталылык турында барысын да белергә өлгерегез: https://digitaldictation.ru/site/2024