Студентларны һәм аспирантларны экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз!

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында «Экология» илкүләм проектын яклап фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Катнашыгыз һәм экология өлкәсендәге белемнәрегез һәм идеяләрегез белән уртаклашырга уникаль мөмкинлек алырсыз.

Без сезнең проектларны өч номинация буенча көтәбез:

Студентлар өчен – «Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм табигатьне саклау технологияләрен эшләү».

Аспирантлар өчен –  «Экологик иминлек».

Студентлар һәм аспирантлар өчен –  «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру».

 31 октябрьгә кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасы буенча гариза бирергә өлгерегез. Проектларны яклау – ноябрьдә, ә бүләкләү тантанасы декабрьдә булачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр 50, 30 һәм 20 мең сумлык сертификатлар алачак.

Конкурска кушылыгыз һәм яшел киләчәк идеяләрегез турында барысына да сөйләгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International