Яңа танышулар, белемнәр һәм җылы дуслык атмосферасы белән тулган 3 көн ахырына якынлаша. Бүген «Байтик»та Юннатларның республика слетының йомгаклау көне.
Балаларны котларга һәм уртак эшкә йомгак ясарга ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский килде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген биредә булуына һәм юннатларның бердәм берләшмәсенә кушылуына шат.
«Яшь натуралистлар хәрәкәтенә инде 100 елдан артык, сез гасырлык тарихның бер өлеше булып торасыз! Юннатларның күп кенә вәкилләре бөек галимнәр һәм тикшеренүчеләр булдылар. Ышанам ки, сез дә шундый ук югарылыкка ирешерсез, чөнки нәкъ менә сез табигатькә тугрылыкның ачык үрнәге булып торасыз», - дип ассызыклады Егор Тарнавский, катнашучыларны сәламләп.
Бүген Татарстан Республикасында 2300дән артык яшь натуралист бар, аларның иң яхшылары хәзер Слетка җыелды. Ел буе алар табигать иминлеге өчен изге эшләрдә катнаштылар: өмәләр үткәрделәр, агачлар утырттылар, кошларга булыштылар, макулатура һәм батареялар җыйдылар. Һәркемнең керткән өлеше бәяләп бетергесез! Һәм слетта катнашучы һәркем җиңүче булып санала.
«Балаларыбызны тәрбияләүче һәм үз эшләре белән чын күңелдән мавыгучы укытучыларны аерым билгеләп үтәсем килә, – дип мөрәҗәгать итте педагогларга Егор Тарнавский. – Хезмәтегез һәм эшегез өчен сезгә ихлас рәхмәт әйтәм. Сез экологик җаваплы буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез».
Министр урынбасары ассызыклаганча, уртак тырышлык нәтиҗәсендә Татарстан күп күрсәткечләр буенча лидер булып тора: «Ничә ел без «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе төбәкләре рейтингында алда бара алабыз. Узган ел Татарстан командасы Чиләбедә узган беренче Балалар экология форумында җиңде, ә быел нәкъ менә шул вакытта безнең егетләр II форумда үз проектларын яклыйлар. Безнең киләчәгебез бездән тора һәм, мин ышанам: без сезнең белән тагын да зуррак җиңүләргә ирешәчәкбез!»
Яшь натуралистларның республика слетын ябу ел дәвамында балалар һәм аларның педагоглары катнашкан берничә конкурска йомгак ясау белән истә калды. Алар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр, алар арасында смарт-сәгатьләр, портатив колонкалар, смартфоннар, электр самокаты, сапборд, ноутбук, экшн-камера, колакчыннар бар иде. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез!
«Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» (10 яшьтән 13 яшькә кадәр катнашучылар)
1 урын – Сибгатуллин Данияр, Казан ш. Совет районының 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын – Зарубежнова Маргарита, М.К.Таһиров исемендәге 1 нче лицей, Әлмәт шәһәре
3 урын – Комиссаров Ярослав, Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге», Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбе
«Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» (14 яшьтән 16 яшькә кадәр катнашучылар)
1 урын – Гарипов Эмиль, Казан ш. Вахитов районында 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын – Гыйльметдинова Илсөя, 1 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын – Софронова Ксения, «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы
«2024 елның иң яхшы юннатлар отряды»
1 урын – ЭКО-TIME отряды, 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Минзәлә шәһәре
2 урын – ЭКОДОБЛЕСТЬ отряды, Мөслим гимназиясе
3 урын – Яшь экологлар отряды, Бәрлебаш гомуми белем бирү мәктәбе
Иң яхшы отрядларның бүләкләренә палатка, котелок, туристлык картасы һәм курвиметр керә.
«Тыюлык сукмаклары» (укытучылар өчен конкурс)
1 урын – Абдуллина Виктория Андреевна, Алексеевск районының Шама төп гомуми белем бирү мәктәбе
2 урын – Гыйльфанова Луиза Әнвәр кызы, Урыссу 2 нче урта белем бирү мәктәбе
3 урын – Галәветдинова Рушания Котдус кызы, Иске Иштирәк гомуми белем бирү мәктәбе
«Туган як экологиясе»
1 урын – Казанның 94нче гимназия укучылары – Рябова Ксения, Мукменова Ирада «2024 ел экспедицияләре нәтиҗәләре буенча Зөбәрҗәт һәм Аккош күлләрендә зоопланктонның сыйфат һәм микъдар характеристикаларын өйрәнү» проекты белән
2 урын – Казанның 94нче гимназия укучылары – Кашеваров Егор, Никандрова Полина, Кутузова Вероника «Зөбәрҗәт күле ярларының эрозиясен геометрик ысуллар белән өйрәнү» проекты белән
3 урын – Дәвеш ГЭСы проекты белән Апас урта мәктәбе укучылары – Абдрахманов Әмир, Гатауллин Газинур, Шәрәфуллина Алия
Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләккә акваланг белән суга чуму, Ижевск һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә экскурсияләр биреләчәк.
«2024 елның иң яхшы юннаты»
1 урын – Зыязиева Нәргизә, 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Минзәлә шәһәре
2 урын – Гыйбадуллина Әнисә, Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын – Йосыпова Әминә, Алабуга районы Балалар экология-биология үзәге
Котлыйбыз һәм сезгә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр һәм ачышлар телибез!