Экологик куркынычсызлыкка басым ясап: Әлмәттә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге иң яхшы чишелешләрне күрсәтәләр

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16-18 октябрь көннәрендә Әлмәттә "Нефть. Газ. Энерго. Экология. Сәнәгать куркынычсызлыгы 2024 " 22 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза. Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Чиләбе өлкәсеннән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 70тән артык оешма вәкиле нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә үз технологик карарларын тәкъдим итә. Бу – тармак өчен дистәләгән актуаль юнәлешләр, алар арасында энергетика, метрология, нефть промыселы һәм насос җайланмалары, химик реагентлар, сәнәгать куркынычсызлыгы, биотехнологияләр, композит материаллар һ.б. бар.

Күргәзмә проектын ачу тантанасында республиканың экология министры урынбасары Ольга Манидичева да катнашты. Сәламләү сүзендә ул билгеләп үткәнчә, актив импортны алмаштыру шартларында экологлар һәм предприятиеләр технологларының уртак эше Татарстан һәм тулаем илнең экологик иминлеген тәэмин итү максатларында аеруча мөһим. Исегезгә төшерәбез, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны модернизацияләү һәм җитештерүдә яңа технологияләр кертү исәбенә киметү «Экология» илкүләм проекты максатларының берсе булып тора.

Татарстанның нефть башкаласында конгресс-күргәзмә чарасы ел саен уздырыла. Ул инженерлар, технологлар, сервис компанияләре, завод-җитештерүчеләр, нефть тармагы технологияләрен эшләүчеләр өчен традицион очрашу урыны буларак республиканың фәнни-техник һәм җитештерү-технологик потенциалын күтәрүгә хезмәт итә. Проект ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International