ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2024 ел
сишәмбе

«Чиста һава» оператив-профилактик чарасы кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 3123 автотранспорт чарасын экологик яктан чиста булуга тикшерделәр. 2788 җиңел машина, 207 йөк автомобиле һәм 128 автобус тикшерү узган.

2024 елның 15-17 сентябрендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәт активы мәктәбе» республика инструктив семинары узачак. 

Экология министрлыгына Казанның Теплица-Комбинат ур., 10 йортта калдыкларны рөхсәтсез ташлау турында халыктан мөрәҗәгать килде.


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Экологлар тарафыннан «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша килгән 2632 хәбәр, «Халык контроле» системасында кабул ителгән 975 хәбәр, «ПОС» кире элемтә платформасында 148 мөрәҗәгать һәм Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша алынган 2267 мөрәҗәгать каралган. 

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Дүртөйле һәм Пүчинкә-Енай авылларында калдык туплау урыннарын тапкан иде. 

Халыкара форум 9-11 сентябрьдә Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бер мәйданчыкта фәнни-техник тәҗрибә уртаклашу, цифрлаштыру һәм импортны алыштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен эшкуарлар, IT-белгечләр, Россия һәм дөньяның дәүләт органнары вәкилләре очрашачак.

Чүп-чарны вакытында чыгармау Казанның Авиатөзелеш районында 450 куб.метр күләмендә чүплек барлыкка килүгә китергән. 


11
август, 2024 ел
якшәмбе

Бүген илебездә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Йортлар һәм шәһәрләр генә түгел, ә тулы бер тарих тудыручыларның һөнәри бәйрәме!


9
август, 2024 ел
җомга

Бу көннәрдә «Добрый» балаларны савыктыру лагеренда «Күңел экологиясе» профильле сменасы уза. Биектау районы учреждениесендә 100 дән артык укучы көч һәм белем туплый.

Бүген бөтен дөньяда Урманнарны янгыннан саклау көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – игътибар җәлеп итү һәм безнең тормышыбызда урманнарның һәм тулаем планетабызның әһәмияте турында искә төшерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International