Атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе ел башыннан 2,654 млн. артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казандагы биш станция - 813 меңнән артык.
Узган атнада, станцияләрдән алынган мәгълүматларга караганда, Казанда (И.Шакиров пр., 3) һәм Зеленодольск районында (Осиново авылы) күкерт водороды буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрнең артуы теркәлгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты субсидияләр кысаларында төзекләндерелгән пляж территорияләрен мониторинглауны дәвам итә.
Халык контроле системасы аша Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсенә Буа районының Югары Наратбаш авылында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килде.
Утырышта эшче төркем әгъзалары катнашты, алар арасында – Росводресурсы территориаль органнары, Росморречфлот, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет, Ростехнадзор, «СО ЕЭС» АҖ, «РусГидро» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ һәм Идел-Кама бассейны чикләрендә урнашкан субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре. Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә буенча утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Санкцияләнмәгән чүплек Яңа Чишмә районы территориясен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе белгечләре тарафыннан ачыкланды. Яңа Чишмә авылында Пролетар урамында төзелеш калдыкларын законсыз җыю урыны ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы – 70 кв.м, күләме – 10 куб.м.
Бу бәйрәм йомшак тәпиле дусларыбыз очраткан кыенлыклар турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм аларны җәмгыятьтә яклау һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшерү өчен булдырылган.
Алексеевск районының Биләр авылында экологлар биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган кирпеч һәм башка чүп-чар белән түшәлгән юлны ачыкладылар.
Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсен күзәтү барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын туплау урынын ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 80 кв. метр тәшкил итә. Күләме – 28 куб. м.
Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәрләре экологик акция үткәрде. Алтын Дага («Золотая подкова») күленең яр буе территориясен җыештырдылар.
Экология министрлыгы инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Роспотрепнадзор идарәсе һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә элегрәк Зөбәрҗәт күле янында тикшерү уздырган иде инде. Күлнең тирә-ягында һәм урман утыртмалары янында рөхсәтсез калдыклар туплауның 10 ноктасы табылган иде.