Безнең хезмәттәшлекне тагын да нәтиҗәлерәк итик! Сораштыру кысаларында фикерләрегез белән уртаклашыгыз

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы клиентларны бәяләү стандартларын кертүне дәвам итә. Үз эшчәнлекләрен бәяләү өчен ведомство тарафыннан онлайн-сораштыру уздырыла, анда республикада яшәүче һәр кеше дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә, күзәтчелек чараларын башкаруга,  мөрәҗәгатьләрне карауга, башкарыла торган эшчәнлек турында мәгълүматның алу мөмкинлеген һәм сыйфатына кагылышлы фикер белдерә ала.

Катнашу өчен Министрлыкның рәсми сайтына сылтама буенча күчү дә җитә: https://eco.tatarstan.ru/analiz-obratnoy-svyazi-v-ramkah-vnedreniya.htm. Монда ук ведомство эшен яхшырту буенча бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр калдыру мөмкинлеге бар.

Сезнең җавапларыгыз үзара хезмәттәшлекне уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International