Россия Федерациясе Хөкүмәте процедураны тизләтеп, комплекслы экологик рөхсәтләр (КЭР) алу тәртибенә үзгәрешләр кертте. Документларны тикшерүнең максималь срогы 63 дән 27 эш көненә кадәр кыскартылган. Шулай ук КЭР яңадан рәсмиләштерү процедуралары да төшереп калдырылган.
Әйләнә-тирә мохиткә сизелерлек тискәре йогынты ясый торган I категория объектлары 2024 ел ахырына кадәр рөхсәт алырга тиеш. 2025 ел башыннан КЭР булмаган предприятиеләргә экологик түләүләр арттырулы 100 коэффициенты белән исәпләнәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 203 объектның 83 е генә комплекслы экологик рөхсәт алган, бу 41 %тан да ким.
КЭР алуны соңгы моментка кичектермәгез!
Барлык нечкәлекләр сылтама буенча РФ Хөкүмәте карарында: http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202410300021