Анастасия Толстикова – «Төрле төстәге тамчылар» балалар рәсемнәре конкурсында җиңүче

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Татарстанның яшь рәссамы Анастасия Толстикова «Төрле төстәге тамчылар» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында Гран-При иясе булды. Аның «Ат коенуы» эше жюри әгъзаларын әсир итеп, кыйммәтле җиңү китерде! Рәссам бүләккә, сәнгать дөньясында үз талантын алга таба да үстерү өчен, стилуслы график планшет алачак.

Анастасияне лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә иҗатта уңышлар, яңа идеяләр һәм илһам телибез!

Исегезгә төшерәбез, быел Росводресурсыдан «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Төрле төстәге тамчылар» конкурсы 10 номинация буенча узды. Тематик эшләрне илнең барлык төбәкләреннән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар җибәргән. Иң яхшы рәсемнәр Россия павильонында климат үзгәрү мәсьәләләре буенча БМО конференциясенең 29 нчы сессиясендә күрсәтеләчәк. Ул 11-22 ноябрьдә Бакуда традицион Су көне кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International