Экология министрлыгында хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү буенча комиссия утырышы булды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары - Коррупциягә каршы мониторинг бүлеге мөдире Рөстәм Гаязов, ТР Экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Наил Газиев, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры киңәшчесе Галина Жирнова катнашты.

Катнашучылар гражданлык хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр бирүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Аерым алганда, декларацияләрне хаталы тутыру очраклары тикшерелде. Комиссия әгъзалары тарафыннан коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны һәм бурычларны үтәү зарурлыгы ассызыкланды, шулай ук керемнәр турында белешмәләр бирү бурычын үтәүгә бәйле тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International